Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «Экояз» республика конкурсының 4 нче атнасы старт алды.
Якындагы 7 көндә без территорияләрне җыештыру буенча чаралар үткәрергә тәкъдим итәбез. Катнашучылар үз ишегалларын да, җәмәгать киңлекләрен дә – паркларны, скверларны, истәлекле аллеяларны һәм һәйкәлләр янындагы территорияләрне тәртипкә китерә алалар.
Дүртенче атнада катнашу өчен биремне үтәргә, бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битеңә пост куярга һәм сылтамалар белән 27 апрельгә кадәр почтага хисап җибәрергә кирәк: Eco.pros@tatar.ru.
Мәкаләләрдә башкарылган бирем турында тулырак мәгълүмат булырга тиеш: катнашучылар саны, чараның тасвирламасы һәм нәтиҗәләре.
Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Һәр башкарылган биремгә өстәмә балл биреләчәк.
Конкурсның нечкәлекләре белән безнең сайтта танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2025-8229149.htm