Буада аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче мәктәп базасында Мәктәп укучыларының ел саен үткәрелә торган "Экология һәм без" XXIII район экология конференциясе узды.
Конференциянең жюри һәм экспертлары сыйфатында ТР Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары, шулай ук район башкарма комитеты һәм мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты. Буа гомуми белем бирү учреждениеләренең 5-10 сыйныф укучылары һәм аларның җитәкчеләре үз проектларын һәм тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр. Быел конференция эше 4 секциядә оештырылды: «Гомуми экология», «Туган як экологиясе», «Әйләнә-тирә мохит һәм кеше сәламәтлеге», «География һәм экология».
Конференция азагында 3 сыйныф укучылары «Җирне саклагыз» дигән спектакль күрсәттеләр. Куелышта балалар интерактив формада табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Экология белән бәйле иҗади эшләрне һәм эшләнмәләрне «Пластикның икенче тормышы» күргәзмәсендә тәкъдим иттеләр. Конференциядә катнашучылар һәм кул эшләре авторлары грамоталар белән бүләкләнделәр.