Экология министры Александр Шадриков татарстанлыларны Үзәк республика өмәсенә чакырды

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Бүген, санитар-экологик икеайлыкның барышы турындагы брифинг кысаларында, Александр Шадриков республикада яшәүчеләрне 26 апрельдә Казанда Каенлыкта узачак язның төп өмәсенә кушылырга чакырды.

«Форсаттан файдаланып, барыгызны да 26 апрельдә узачак Гомумроссия өмәсендә катнашу өчен чакырырга телим. Казанда өмәнең үзәк мәйданчыгы Идел буе районындагы Каенлык булачак. Бу безнең Татарстанның чисталыгын саклауга үз өлешеңне кертү өчен менә дигән мөмкинлек. Экология безне берләштерсен!» – дип тәмамлады чыгышын Александр Шадриков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International