Чирмешән укучылары әйләнә-тирә мохитне ничек сакларга икәнен белделәр

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары  С.А. Ларионов исемендәге Чирмешәннең 2нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен танып-белү экологик дәресе үткәрделәр.

Балалар инспектор сорауларына җавап биреп, үзләренең белемнәрен тикшереп кенә калмады, ә Татарстан Республикасында уза торган экологик акцияләр турында да белделәр (мәсәлән, хәзер "Экояз" экологик конкурсы уза). Калдыкларны эшкәртү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде: рөхсәтсез чүплекләр җиргә һәм һавага да, шулай ук су объектларына да зур зыян сала. Балалар планетабызны ничек чистартырга һәм саклап калырга мөмкин икәнлеге турында үз вариантларын тәкъдим иттеләр.

Дәрес азагында укучылар Министрлыктан экология турында буяу китапларын алдылар. Бу аларга экологик яшәү рәвеше кагыйдәләрен истә тотарга һәм табигать турында кайгыртырга ярдәм итәчәк, бу «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International