Экология министрлыгы инспекторлары ачыклаган агынты суларны агызудан килгән зыян 2 млн.сум күләмендә бәяләнде

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Әлмәт шәһәре территориясендә рейд тикшерүе вакытында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары чистартылмаган агып төшүче суларны законсыз агызу очрагын ачыклады. Агызу КамА3 автомобиленнән «Земляника» бакчачылык берләшмәсе территориясендәге җир кишәрлегенә башкарылган.

Нәтиҗәдә 482 кв.м. җир кишәрлеге пычранган. Алынган пробаларда сульфат-ион һәм хлорид-ион буенча артыклык очраклары ачыкланды.

КамАЗның хуҗасы – физик зат. Автотранспорт милекчесенә экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплау турында дәгъва юлладылар. Зыян 2 млн 97 мең сумга бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International