Форум көчле идеяләрне һәм кыю чишелешләрне җәлеп итү ноктасы булачак. Чарада тотрыклы үсеш темпларын һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтүче кече һәм урта эшкуарлык субъектлары катнаша ала.
Гаризалар 2025 елның 15 маена кадәр 5 төп юнәлеш буенча кабул ителә:
«Илкүләм социаль инициатива»
«Илкүләм эшкуарлык инициативасы»
«Илкүләм технологик инициатива»
«Илкүләм кадрлар инициативасы»
«Илкүләм экологик һәм климат инициативасы»
Форумда катнашу үз идеяләреңне тәкъдим итәргә, аларны экспертлар һәм фикердәшләр белән бергә эшләп бетерергә, шулай ук дәүләт һәм бизнестан һәрьяклап ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк.
Барлык нечкәлекләр һәм проект сайтында катнашу шартлары: https://идея.росконгресс.рф/