Экология министрлыгында Геолог көненә ведомство мактау бүләкләре һәм грамоталар тапшырылды

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

 

Экология министрлыгында Геолог көненә күпьеллык намуслы хезмәт һәм әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә, җир асты байлыкларын өйрәнүгә һәм Татарстан Республикасының минераль-чимал базасын торгызуга керткән зур өлеш өчен хезмәткәрләргә ведомствоның мактау бүләкләре һәм грамоталар тапшырылды.

«Татарстан Республикасы табигатьне саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләү бүлеге башлыгы Людмила Александровна Лукина бүләкләнде,

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мактау грамотасын гидрогеология һәм судан файдалануны көйләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Аида Вячеславовна Григорьевага тапшырдылар. Бүләкләрне экология министры Александр Шадриков тапшырды. Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International