Буа студентлары өчен «Яшел өчпочмак»

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Идел аръягы идарәсе инспекторлары Буа районы студентлары арасында узган «Яшел өчпочмак» кейс-чемпионатының читтән торып үткәрелгән этабы экспертлары булды.

Тугыз команда калдыкларны аерым җыю темасына кейсны бик тырышып хәл итте. Йомгаклар буенча алты команда икенче этапка үтте: чемпионат финалы Буа ветеринария техникумында узды. Балалар «яшел бизнес дөньясы» темасына дискуссиягә чумдылар һәм яңадан үз идеяләрен тәкъдим иттеләр. Жюри катнашучыларның кейсларын бәяләде һәм иң яхшы чишелешләрне сайлады:

Чемпионатның җиңүчесе булып «Версаль» командасы танылды

2 урынны «Татар life» командасы алды

3 нче урынны «Экомир» командасы алды

Кейс-чемпионат ТР Экология министрлыгы ярдәмендә уздырыла һәм «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International