Икеайлык кысаларында инспекторлар Алексеевск районында рөхсәтсез 3 чүплекне ачыкладылар

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Республикада «Экологик иминлек» илкүләм проектын яклап бара торган санитар-экологик икеайлык кысаларында Идел-Кама идарәсе инспекторлары Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә өч чүплек таптылар. Мичурин урамында ике калдык туплау урыны теркәлде, тагын бер урын – Яр буе урамында.

Территорияне карау вакытында инспекторлар контейнер мәйданчыгы янындагы зонаның чүпләнүен, шулай ук көнкүреш калдыклары чүплеген таптылар.
 
Экологлар Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамавы һәм 60 көн эчендә хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү юлладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International