Чисталык экомарафонын дәвам итәбез: «Экояз» конкурсының икенче атнасы старт алды

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Экояз» республика конкурсы дәвам итә.

Конкурсның икенче атнасында без икенчел эшкәртү һәм калдыкларны аерым җыю белән шөгыльләнергә тәкъдим итәбез. Катнашучыларга МХО өчен икенчел чималдан окоп шәмнәре ясарга, макулатура җыярга, иске киемнәрен кабул итү пунктларына тапшырырга һәм башкаларны эшләргә кирәк.

Катнашу өчен икенче атнадагы биремне үтәргә, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битеңдә пост куярга һәм 13 апрельгә кадәр сылтамалар белән  почтага  хисап җибәрергә кирәк: Eco.pros@tatar.ru .

Мәкаләләрдә башкарылган бирем турында тулырак мәгълүмат булырга тиеш: катнашучылар саны, чараның тасвирламасы һәм нәтиҗәләре. Мәгълүмати булмаган постлар исәпкә алынмый. Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Һәр башкарылган биремгә өстәмә балл биреләчәк.

Конкурсның нечкәлекләре белән безнең сайтта танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2025-8229149.htm

Исегезгә төшерәбез, «Экояз» республика конкурсы санитар-экологик икеайлык чорында экологик марафон форматында уздырыла. Конкурсның беренче атнасында татарстанлылардан 224 гариза килде. Иң күп сан – «Экокоманда» номинациясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International