Экология министрлыгы инспекторлары яшь экологларның белемнәрен тикшерде

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе «Беренчеләр хәрәкәте» һәм «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белән берлектә Арчаның 11нче балалар бакчасында «Без-табигать балалары» дигән экологик чара - викторина үткәрде. 

Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Викторина барышында балалар әйләнә-тирә мохит һәм табигать ресурслары турында яхшы белемнәрен күрсәттеләр. «Табигатькә сәяхәт» форматында балалар төрле биремнәрне башкардылар. «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән берлектә флешмоб биеделәр. Ахырда чараның иң актив катнашучыларына Министрлык инспекторлары бүләкләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International