Санитар-экологик икеайлык кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыкладылар.
Минзәлә районының Яңа Мәлкән авыл җирлеге территориясендә 76 кв.м мәйданда калдыклар җыелган урын билгеле булды.
Менделеевскиның Юбилейная урамында шулай ук контейнер мәйданчыгы янында 21 кв.м мәйданлы көнкүреш калдыклары чүплеге табылды.
Яңа Мәлкән авыл җирлеге башкарма комитеты һәм «Нептун» идарәче компаниясе адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм чүплекләрне бетерү турында кисәтүләр җибәрелде.