Экология министрлыгы инспекторлары Арча шәһәре студентлары өчен квест үткәрделәр

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Төньяк идарә инспекторлары Арча педагогика көллияте студентлары өчен «Киләчәк өчен бергә» экоквестын үткәрделәр. Беренче курс студентларына квест станцияләрен узарга, аларның һәркайсында аларны экологик биремнәр: калдыкларны сортларга, ребусларны табарга, флешмоб башкарырга кирәк иде.

Студентлар шулай ук сыерчык оялары ясадылар һәм аларны үзләренең экологик проектлары сыйфатында якладылар. Министрлык вәкилләре квест җиңүчеләрен һәм кошлар өчен иң яхшы оя авторларын бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International