Халыкара урманнар көне уңаеннан ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Каманың 22 нче гимназиясендә мавыктыргыч экодәрес үткәрделәр. Дәрес чын сәяхәт форматында узды, анда балалар табигать дөньясына чумып, планетабыз экосистемасында агачларның мөһим роле белән таныштылар.
Балалар урманнарга сакчыл караш һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында бик күп яңалык белделәр. Мәктәп укучылары үзләре табигый байлыкларыбызны ничек сакларга: урманда чүпләмәскә, үсемлекләрне өзмәскә, өмәләргә чыгарга һәм агач утыртуга багышланган акцияләрдә катнашырга дигән вариантлар тәкъдим иттеләр.
Дәрес азагындагы шаян викторина алган белемнәрне ныгытты һәм балаларның материалны ни дәрәҗәдә яхшы үзләштергәннәрен күрсәтте.