Ютазы районы укучылары безнең планета турында ничек кайгыртырга кирәклеген белделәр

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Җир көне – экология һәм планета ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт турында искәртү өчен менә дигән сәбәп. Әлеге бәйрәм уңаеннан Ык буе идарәсе инспекторлары Ютазы районының Каразирек мәктәбе укучыларына Җир төзелеше турында сөйләделәр.

Балалар суны, энергияне һәм башка табигый ресурсларны экономияле файдалану буенча киңәшләр алдылар һәм экологлар белән бергә экологик яшәү рәвеше кагыйдәләрен төзеделәр. Экология министрлыгы вәкилләре табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне ничек саклаулары турында сөйләп, планетабызга сакчыл караш өчен өмәләрнең мөһимлеге турында искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International