Татарстанда 366 тонна электролом җыелган! Мәскәүдә «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасына йомгак ясадылар

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.

2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы «Регион-лидерлар» номинациясендә Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, икенче урынны алды. Соңгы ике елда республика бу номинациядә үз нәтиҗәсен яхшыртты, бер позициягә күтәрелде: 2023 елда Татарстан 3 нче урынны алды. Бүләкләү тантанасында Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Алмаз Тугушев катнашты.

Программа нәтиҗәләре буенча 2022 елдан Татарстан территориясеннән 366 тоннадан артык электрон һәм электр җиһазлары чыгарылган, шул исәптән 2024 елда 161 тонна.

Бюджет оешмаларыннан теркәлүләр саны буенча Татарстан Республикасы федераль программага кушылган төбәкләр арасында алдынгы урында тора. Бу 2123 заявка биргән 787 оешманың эш нәтиҗәсе.

Тантанада шулай ук Россиядә беренче «Яшел киләчәк» күчмә экология музее күрсәтелде. Бу экологик белем дәрәҗәсен һәм табигатьне саклау турындагы белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән инновацион проект. Музей экспозициясе Россиядә рециклингның 25 еллык тарихын күрсәтә һәм мәктәп укучыларына да, өлкәннәргә дә кызыклы интерактив элементларны үз эченә ала.

Исегезгә төшерәбез, мәктәпләр, балалар бакчалары, теләсә нинди бюджет учреждениеләре һәм хакимият органнары электрониканы бушлай тапшыра ала. Моның өчен Табигатьтән рациональ файдалану фондының рәсми сайтында теркәлергә һәм заявка бирергә кирәк: https://eko-fond.ru/electronics/.

2025 елга Татарстанда федераль программаны үткәрүнең бөтен графигы ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында бар: https://eco.tatarstan.ru/egkoloicheskaya-programma-shkola-utilizatsii.htm

Белешмә: «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы электрон җиһазларны дөрес утильләштермәүдән әйләнә-тирә мохиткә зыянны киметүгә һәм халык арасында хәвефле калдыкларны җыюга аңлы рәвештә якын килүне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Ул Татарстанда 2022 елдан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы арасындагы килешү кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International