Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 610 мөрәҗәгать кергән, аларның 493 хәл ителгән инде.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 371 белдерү килде. «Халык контроле» системасында 153 сорау теркәлгән. «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында 75 мөрәҗәгать кабул ителгән һәм 11 сорау «ПОС» кире элемтә платформасына килгән.
Иң күп мөрәҗәгатьләр санкцияләнмәгән чүплекләр темасына килә – 187. Шулай ук атмосфера һавасы буенча – 133, суның сыйфаты һәм башка мәсьәләләр буенча 107 хәбәр килгән.
Исегезгә төшерик, Экология министрлыгы «Вконтакте»да «Госуслуги. Решаем вместе» кушымтасын йөкләү өчен сылтамалар бар. Аның ярдәмендә теләгән һәркем сорау бирә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуда катнаша ала.