Бүген Казанда «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе үз эшен төгәлләде. Чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Ирбис» ак барсны өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясе һәм Россия Табигать министрлыгы оештырды. Россиядә ак барсны саклау «Экологик иминлек» илкүләм проектының төп максатларының берсе булып тора.
Россия Федерациясенең табигатьне саклау тарихында беренче мәртәбә безнең илгә ак барс ареалының барлык дәүләтләре вәкилләре тәҗрибә уртаклашырга һәм бу сирәк ерткычның дөньякүләм популяциясен саклау планнары турында фикер алышырга килде. Конференция барышында ак барс төркемнәренең торышы турында Әфганстан, Бутан, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакыстан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан галимнәре мәгълүмат бирде.
Ике көн дәвамында конференциядә пленар утырыш, 2 стратегик сессия, 4 эш сессиясе узды. Чара йомгаклары буенча катнашучылар дөньяда ак барсны саклау буенча Казан резолюциясен кабул иттеләр.
«Ирбис ареалының барлык 12 иленнән экспертларның халыкара очрашуы планетада ак барсны ничек саклауларының гомуми картинасын күрергә мөмкинлек бирде. Куркынычлар һәм шартлар төрне саклау ысуллары кебек үк охшаш. Мин ышанам, яңа белем һәм һәр илнең бәяләп бетергесез тәҗрибәсен белү мөмкинлеге, хезмәттәшлек турындагы килешүләр һәм реаль эш планнары – ул бөтен дөньяда сирәк очрый торган ерткычны саклауны яхшырту мөмкинлеге. Халыкара белгечләргә бу мөмкинлекне биргән илнең нәкъ менә Россия булуына мин бик шат. Карарлар кабул итүче кешеләрне, бизнес һәм җәмгыятьне берләштереп кенә без барсларга мөмкинлек бирә алачакбыз», – дип билгеләп үтте «Ирбис» төбәкара ассоциациясенең Гомуми җыелышы рәисе Али Узденов.
Бүген дөньяда ак барс санына йогынты ясый торган төп факторлар арасында катнашучылар браконьерлыкны, кыргый тояклы хайваннарны контрольсез аулау аркасында азык базасы җитмәүне, шулай ук ак барсның яшәү территориясен кыскарта торган терлекчелек үсешен атадылар.
«90 нчы еллар башында социализм таркалган вакытта бездә браконьерлык нык артты, кешеләр бик ярлы яшәде. Әмма 2005 елдан кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе үсте, һәм браконьерлык бөтенләй диярлек булмады. Хәзер Монголиядә ак барс өчен төп проблема – йорт хайваннарының саны арту, шуңа бәйле рәвештә көтүлекләр җитмәү сизелә. Әгәр 1991 елда 28 млн баш булса, хәзер 70 миллионнан артык көтүче тауларга югарырак күтәрелә һәм ак барс яшәгән территориягә эләгә, анда яшәүче кыргый кәҗә тәкәсе – ак барсның азык базасын кысрыклап чыгара», – дип сөйләде СИТЕСның Монголиядәге вәкиллегенең фәнни комиссия башлыгы Бариушаа Мунхцог.
Ак барсны саклауда махсус сакланылучы табигый территорияләр мөһим роль уйный, аларның гомуми мәйданы Россиядә 244 млн.га тәшкил итә, шулардан ак барс ареалында – 5,5 млн.га.
«Башка регионнардагы хезмәттәшләребез белән бергә без илдә ак барсларның гомуми санын алу өчен исәпкә алулар үткәрәбез, экологик агарту чаралары оештырабыз. Без даими рәвештә мәгълүматларны төшереп торган 200 фототозак ярдәмендә өзлексез мониторинг алып бару мөмкинлеге бар. Браконьерларның активлыгы арткан кышкы чорларда без территорияләрне саклауны көчәйтәбез», – дип сөйләде Сайлюгем милли паркы (Алтай Республикасы) директоры Денис Маликов.
Конференция барышында экспертлар ак барсны реинтродукцияләү – кыргый төркемчәләрне тоткынлыкта туган һәм табигый яшәү тирәлегендә яшәргә әзерләнгән хайваннар белән тулыландыру мәсьәләсенә зур игътибар бирделәр. Нәкъ менә ирбисны фәнни нигезләнгән реинтродукцияләү Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Алтай Республикасында төзелгән «Снежный барс» биологик төрлелекне саклау үзәгенең төп максатларының берсе булып тора. Ата-аналар санын булдыру өчен үзәккә Кыргызстан Республикасыннан өч барс китерелгән, Монголиядән терлекләр көтелә. Проект «Татнефть» компаниясе ярдәмендә һәм Россия Фәннәр академиясенең А.Н.Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институтының фәнни ярдәме белән тормышка ашырыла.
«Татарстан гербындагы барс игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык кебек гомумкешелек һәм әхлакый кыйммәтләрне гәүдәләндерә, шулай ук безнең мәдәни үзенчәлегебезне сакларга кирәклеген искә төшерә», – дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов пленар сессиядә.
Конференциядә катнашучылар чараның мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм сессияләр вакытында да, кулуарларда да бер-берсе белән актив аралаштылар.
«Без уңай мәгълүмати сәбәпләр мөһим булган катлаулы вакытта яшибез. Биологик төрлелекне саклау – ак барс кына түгел. Бер атнадан бездә «Ак аю галәме» конференциясе узачак, Көнчыгыш икътисадый форумында без ел саен лачыннар буенча форум уздырабыз. Хайваннар дөньясы объектларына, махсус сакланылучы табигать территорияләренә, экологиягә һәм табигатькә кагылышлы темалар һәркемгә якын һәм аңлаешлы, чөнки без табигатьнең бер өлеше булып торабыз һәм аның сыйфатына бәйлебез. Бу безнең киләчәгебез. Ә зур халыкара бергәлекнең бу конференциядәге кебек катнашуы Россия Федерациясенең тотрыклылыгына, үсешенә һәм дөньяда позициясенә тагын да зуррак этәргеч бирә. Безгә сөйләрлек һәм бүлешерлек нәрсәләр бар. Мондый конференцияләр ел саен уздырылырга һәм даими ешлык белән уздырылырга тиеш», - дип билгеләде Россия Табигать министрлыгының Махсус саклана торган табигый территорияләрне үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Ирина Маканова.
«Ак барс буенча белгечләр чит ил коллегалары белән турыдан-туры аралашу өчен менә дигән мөмкинлек алдылар. Конференция мәйданчыгы тәҗрибә уртаклашырга, яңа танышулар булдырырга, үзара хезмәттәшлек офыкларын киңәйтергә, стажировкалар турында килешергә мөмкинлек бирде. Ак барсны өйрәнү һәм саклау өлкәсендәге бу масштаблы чара халыкара табигатьне саклау көн тәртибендә Россиянең имиджын һәм позициясен үстерүгә ярдәм итәчәк. Шул рәвешле, Казан продуктив хезмәттәшлек, тыгыз эш һәм еш очрашулар булдыру өчен старт ноктасы булды», - дип сөйләде «Ирбис» ак барсны өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясе директоры Дарья Петрова.
Конференция кырларында Алтай Республикасында «Снежный барс» фәнни үзәге объектлары базасында уртак фәнни программаларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен ак барсларны өйрәнү, яклау һәм популяциясен арттыру өлкәсендә мәгариф һәм фәнни-техник өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү, шулай ук «Ирбис» ак барсны өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясе һәм «По следам снежного барса» иҗтимагый ирекле хәрәкәт арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Казанда 13-15 март көннәрендә «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе узды. Анда Россиянең 12 иленнән һәм 11 төбәгеннән – Мәскәүдән, Алтай Республикасыннан, Тыва Республикасыннан, Иркутск өлкәсеннән, Пермь краеннан, Красноярск краеннан, Бурятия Республикасыннан, Хакасия Республикасыннан, Новосибирск өлкәсеннән, Ростов өлкәсеннән, Татарстан Республикасыннан 180 кеше катнашты.