Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 525 мөрәҗәгать керде, аларның 81%ы хәл ителгән.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 332 белдерү килде. «Халык контроле» системасында 127 сорау теркәлгән. «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында 55 мөрәҗәгать кабул ителгән һәм 11 сорау «ПОС» кире элемтә платформасына килгән.
Иң күп мөрәҗәгатьләр санкцияләнмәгән чүплекләр темасына килә – 152. Шулай ук атмосфера һавасы буенча 114 хәбәр килгән, суның сыйфаты буенча 93 һәм башка мәсьәләләр буенча 166 хәбәр килгән.
Бүгенге көнгә 430 мөрәҗәгать экологлар тарафыннан каралган һәм хәл ителгән.
Исегезгә төшерик, Экология министрлыгы «Вконтакте»да «Госуслуги. Решаем вместе» кушымтасын йөкләү өчен сылтамалар бар. Аның ярдәмендә теләгән һәркем сорау бирә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуда катнаша ала.