Бүген В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының «ЭОГ-проектлар (ESG-проектлар) белән идарә итү һәм оештыру» компетенциясе буенча төбәк этабы старт алды. Тантаналы ачылышта катнашучыларны экология министры урынбасары Ольга Манидичева сәламләде.
Татарстаннан килгән көллият студентлары өч көн дәвамында экология тематикасына үз проектларын эшләячәк. Экспертлар катнашучыларга ярышларда уңышлар һәм яңа якты идеяләр теләделәр. Җиңүчеләрне ябылу тантанасында - 26 февральдә билгеләячәкләр.
Исегезгә төшерәбез, «Щйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясе буенча «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионаты 17-20 февраль көннәрендә узды. Ябылу тантанасында Экология министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлеге башлыгы Никита Маслов катнашты.
Ярышлар йомгаклары буенча җиңүчеләр:
3 урын – Камилә Минһаҗетдинова, Казан технология һәм дизайн көллияте
2 урын – Софья Семенова, «КНИТУ» ЮҺБ ФДБМУ Казан технология көллияте
1 урын – Элиана Габдрахманова.