Алексеевск районы укучылары экологик викторинада катнаштылар

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

А.А.Малфеева исемендәге 1 нче Алексеевск мәктәбендә әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәткә багышланган «Яшь экологлар» дигән чара узды. Беренче сыйныф укучылары экологик викторинада катнаштылар.

Яшь экологлар хайваннар турындагы сорауларга җавап бирү, әйләнә-тирә мохит турындагы табышмакларны чишү һәм туган республиканың табигате турындагы белемнәрен күрсәтү өчен өч командага бүленгән иде.

Бердәм команда эше нәтиҗәсендә балалар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр. Нәтиҗәдә, дуслык һәм табигатькә карата мәхәббәт җиңде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International