Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында быел беренче ярышлар узды. Мирный бистәсендә безнең спортчылар чаңгы ярышларында җиңү өчен көрәштеләр.
Ярыш йомгаклары буенча 18 команда арасыннан экологлар, узган елгы нәтиҗәләрне ике позициягә яхшыртып, 6 нчы урынны алдылар. Спортчыларыбыз белән горурланабыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Спартакиада кысаларындагы ярышлар яз көне узачак һәм иң яхшы шахматчыларны ачыклаячак.