Бу бәйрәм Россияне яратучы, аның мәнфәгатьләрен барлык фронтларда – алгы сызыкта да, тыныч тормышта да яклаучы, көн саен уртак йортыбызны, Ватаныбызны саклаучы һәркем өчен кадерле.
Экология министрлыгы хезмәткәрләре өчен Ватанны саклау – әйләнә-тирә мохитне саклау, табигый байлыкларны саклау һәм киләчәк буыннарның иминлеге турында кайгырту буенча көндәлек эш.
Бәйрәм белән, хөрмәтле ирләр! Сезгә ныклы сәламәтлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар, кояш, яктылык һәм җылылык телибез!