Чаллыда санкцияләнмәгән чүплек ачыкланды

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Чаллыны мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Шәһәрнең Автозавод районында төзелеш һәм көнкүреш калдыкларын туплау урыны табылды.

Чүплекнең гомуми мәйданы – 180 кв.м, күләме – 49 куб.м.

Инспекторлар шәһәр башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм чүплекне бетерү турында кисәтү юлладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International