Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 374 мөрәҗәгать керде, шуларның 179ы инде хәл ителгән.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 228 мөрәҗәгать килгән. «Халык контроле» системасында 94 сорау теркәлгән. «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында 45 мөрәҗәгать кабул ителгән һәм 7 сорау «ПОС» кире элемтә платформасында килгән.
Иң күп мөрәҗәгатьләр санкцияләнмәгән чүплекләр темасына килә – 130 мөрәҗәгать. Шулай ук атмосфера һавасы буенча – 68, суның сыйфаты һәм башка мәсьәләләр буенча 67 хәбәр килгән.
Исегезгә төшерик, Экология министрлыгы «Вконтакте»да «Госуслуги. Решаем вместе» кушымтасын йөкләү өчен сылтамалар бар. Аның ярдәмендә теләгән һәркем сорау бирә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуда катнаша ала.