Мамадыш укучылары МХО сугышчыларына күңел җылысын кушып җыелган шифалы чәй җибәрәчәк

2025 елның 14 феврале, җомга

амадышның «Квантум» балалар иҗат үзәгендә Ватанны саклаучылар елын ачу һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган матур чара узды. Бәйрәм яшь талантларны, педагогларны һәм кунакларны берләштерде, Ватанга мәхәббәт һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш арасындагы бәйләнешне ассызыклады.

Тантаналы өлеш кысаларында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе белгечләре «Балалар күзлегеннән хайваннар дөньясы. Haliotis», «Балачак яклаган шәһәр» һәм «Мин һәм Кызыл китап» республика экология конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Чараның кульминациясе «Җиңү чәе» мастер-классы булды, анда балалар бөтнек, мәтрүшкә, юкә һәм чамбырдан үлән чәйләре җыйдылар. Яратып һәм кайгыртып җыелган бу шифалы эчемлекләр МХО зонасына безнең сугышчылар өчен җибәрелгән гуманитар йөкләрнең бер өлеше булачак. Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә Экология министрлыгы Луганск өлкәсенең Северодонецк шәһәренә бишенче гуманитар йөк китерде инде. МХО сугышчылары барлык хезмәткәрләргә җылылык һәм кайгыртучанлык өчен брәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International