В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә «Әйләнә-тирә мохитне саклау» һәм «ЭОГ-проектларны (ESG-проектларны) оештыру һәм алар белән идарә итү» юнәлешләре буенча һөнәри осталыкның республика олимпиадасы узды.
Анда Казан һәм Зеленодольск көллиятләре студентлары катнашты. Олимпиада барышында алар табигатьне саклау өлкәсендәге белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Студентларның эшләренә Экология министрлыгы хезмәткәрләре бәя бирде.
Олимпиада йомгаклары буенча «Әйләнә-тирә мохитне саклау» юнәлеше буенча җиңүчеләр түбәндәгеләр булдылар:
1 урын – Элиана Габдрахманова, В.П. Лушников ис. Казан нефть химиясе көллияте.
2 урын – Владислав Карачаев, Казан технологияләр һәм дизайн көллияте.
3 урын – Софья Семенова, КНИТУ-КХТИ каршындагы Казан технология көллияте.
«Эог-проектларны (ESG – проектларны) оештыру һәм алар белән идарә итү» юнәлеше буенча җиңүчеләр дип түбәндәгеләр танылды:
1 урын – Инсаф Лотфуллин, В.П. Лушников ис. Казан нефть химиясе көллияте.
2 урын – Полина Шахмаева, Н.В. Лемаев ис. нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте.
3 урын – Динара Вәлиуллина, КНИТУ-КХТИ каршындагы Казан технология көллияте.
Тантанада В.П.Лушников исемендәге көллият директоры Илдар Шәмсетдинов Экология министрлыгы хезмәткәрләренә югары профессионализмнары һәм катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен компетентлы бәяләгәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елдан Россиядә һөнәри осталыкны үстерүгә ярдәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча үткәрелә.