Луганск өлкәсенең Северодонецк шәһәренә бүген Татарстан Экология министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан җыелган чираттагы, инде бишенче гуманитар йөк җибәрелде. Сугышчыларга эчке кием, җылы перчаткалар, балаклавалы һәм аннан башка бүрекләр, дымлы тастымаллар һәм сөлгеләр сатып алганнар. Экология министрлыгы профсоюз рәисе Юлия Николаева сүзләренчә, хәрбиләр үтенече буенча маскировка челтәрләре, кер юу порошоклары, гигиена предметлары, газ горелкаларына ягулык салу өчен газ баллоннары сатып алынган (аларда сугышчылар ризыкны җылыталар, алгы сызыктагы бернинди учаклар турында сүз дә булырга мөмкин түгел). Ватанны саклаучылар елында һәм Җиңүнең 80 еллыгы елында Министрлык хезмәткәрләре патриотик миссиягә үз балаларын да җәлеп итәргә карар кылды. Балалар бакчасына йөрүче нәниләр МХО сугышчыларга рәсемнәр ясадылар, ә өлкәнрәк балалар хәрбиләргә шигырьләр белән хатлар яздылар.
Исегезгә төшерәбез, алдагы гуманитар йөк Донецк өлкәсенә җибәрелгән иде. Ул чагында балалар алгы сызыкта мең комплект коры душ, окоп шәмнәре, гигиена һәм беренче кирәк-ярак әйберләре, шулай ук дарулар, бал һәм башка бик күп әйберләр алдылар. Йөк хәйриячеләр сатып алып, сугышчыларга тапшырган УАЗикта китерелде. Сугышчылар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр, ярдәм аларның һәрберсе өчен бик күпне аңлата, дип билгеләп үттеләр.
Экология министрлыгы махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алгы сызыктагы сугышчыларга актив ярдәм итә.
Экология министрлыгы профсоюзының өлеше иң югары дәрәҗәдә билгеләп үтелде. Профсоюз Рәисенә Россия Оборона министрлыгының «Хезмәттәге батырлык өчен» медале тапшырылды.