«Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтенең алты активисты бүген Мәскәүгә китте һәм «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте делегациясе составында Кара диңгез ярына, Анапага нефть түгү нәтиҗәләрен бетерүдә катнашачаклар.
«Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Сатикова активистларның планнары белән уртаклашты: «Безнең делегатлар бүген кич Мәскәүгә китте, анда алар «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте делегациясе вәкилләренә кушылачаклар. Шуннан соң 40 волонтер автобус белән Анапага юл тотачак. Команда составына КНИТУ, Россия гадел хөкем университеты, Аграр университет һәм Чаллы педагогика университеты студентлары һәм волонтерлары керде».
Кара диңгездә Татарстан активистлары бер атна үткәрәчәк, анда алар волонтерларның зур отрядына кушылып, яр буе линиясен нефть продуктларыннан чистарту белән шөгыльләнәчәк. Татарстаннан беренче десантның экологик миссиясе 7 февральгә кадәр дәвам итәчәк.