Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев белән очрашты

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, Татарстан – үсеш алган икътисадлы һәм үсеш потенциалы югары булган регион.

«Татарстан Республикасы – алга киткән икътисадлы һәм алга таба үсеш потенциалы югары булган регион. Сездә барлык өлкәләрдә диярлек масштаблы инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Тулаем алганда, 2024 елда инвестицияләрнең уңай динамикасы сакланып калды. Шуның хисабына Татарстан Россиядә инвестицион климат буенча лидерларның берсе булып тора», – диде Дмитрий Патрушев.

Очрашу барышында Татарстанда 2019 елдан 2024 елга кадәр илдә гамәлгә ашырылган «Экология» илкүләм проектын, шулай ук «Экологик иминлек» яңа илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды - ул «Экология» илкүләм проектына алмашка килде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында 21 млрд 600 млн сумлык 30 чара гамәлгә ашырылган. Болар – Самосырово полигонын рекультивацияләү (2021-2023 еллар), күл торбаүткәргечен сүтү (2022-2023 еллар), Казан шәһәренең ләм кырларын рекультивацияләү кебек эре һәм сынау проектлары.

Казанда табигатьне саклау чараларына гына да 17 млрд сум акча тотылган. 13,5 млрд – федераль бюджет акчалары.

«Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты кысаларында башлыча 2,6 млрд сумлык Татарстан Республикасының 8 чарасын кертү килештерелгән.  «Россия суы» федераль проектына, ул «Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» проектларын берләштерәчәк, Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасын чистартуның икенче этабын һәм Нокса елгасы үзәнен чистарту чараларын кертүне килештергәннәр.

ТР Рәисе матбугат хезмәте, ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International