Экологлар мәктәп укучыларына Татарстан тыюлыклары турында сөйләде

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары Азнакайның 2нче мәктәбе укучылары өчен республикабыз тыюлыкларына багышланган экодәресләр үткәрделәр.
  
 Интерактив әңгәмә форматында укучыларга Татарстанның уникаль урыннарының байлыгы һәм төрлелеге турында сөйләделәр. Балалар Идел-Кама тыюлыгы турында фильм карады, аның матурлыгын һәм табигать байлыгын бәяләделәр.
  
 Инспекторлар Татарстан Республикасының Кызыл китабына җентекләп тукталдылар. Алар хайваннарның сирәк төрләре һәм басманың баш мөхәррире Анатолий Иванович Щеповских турында сөйләделәр, аңа 15 гыйнварда 80 яшь тулган булыр иде.
  
 Яшь экологлар Татарстанның уникаль флорасы һәм фаунасы белән якыннан таныштылар һәм табигатебезне саклауның мөһимлеген аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International