Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү системасына 109 мөрәҗәгать керде.
Министрлыкның интернет-кабул итү системасы аша 59 мөрәҗәгать килде. 41 мәсьәлә «Халык контроле» системасында теркәлгән. «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында 8 мөрәҗәгать һәм берсе «ПОС» кире элемтә платформасында кабул ителгән.
Быел халык арасында санкцияләнмәгән чүплекләр темасы популяр мәсьәлә булып кала. Бу сорауга 37 мөрәҗәгать туры килә. Шулай ук су буенча – 28, атмосфера һавасының сыйфаты буенча – 11 һәм башка мәсьәләләр буенча 33 хәбәр килгән.
Фото нейрочелтәр ярдәмендә ясалды.