Экология министрлыгы коллегиясендә Идел-Кама тыюлыгы директорына тыюлыкны хезмәт техникасы белән тәэмин итүгә сертификат тапшырылды

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Экология министрлыгының йомгаклау коллегиясендә «Идел-Кама дәүләт тыюлыгы» ФДБУ табигатьне саклау кагыйдәләрен бозуларны кисәтү һәм оператив рәвештә чикләү, шулай ук янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен хезмәт техникасы белән тәэмин итүгә сертификат тапшырды. 

Исегезгә төшерәбез, Идел-Кама тыюлыгы төзелүгә 65 ел тулу алдыннан яңа автомобильләр: УАЗ һәм Lada Niva Travel алды. Транспорт Татарстанның уникаль табигатен саклау буенча мөһим эштә ярдәм итәчәк, чакыруларга оператив җавап бирергә һәм ашыгыч хәлләрдә гамәлләрне гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Тыюлык директоры Ян Морзаханов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка кирәкле бүләк өчен, шулай ук Татарстан Экология министрлыгына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International