Экология министрлыгы һәм «Нижнекамскнефтехим» предприятие постыннан атмосфера һавасы сыйфаты турындагы мәгълүматларны тапшыруны дәвам итү турындагы килешүгә кул куйдылар

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Экология министрлыгы «Нижнекамскнефтехим»  белән багланышлар турында өстәмә килешү имзалады. Документ предприятиенең һава сыйфатын контрольдә тоту постларыннан мәгълүматларны бердәм экологик мониторинг системасына тапшыруның дәвам итүен раслый. Исегезгә төшерәбез, предприятие Экология министрлыгы белән бу юнәлештә 2017 елдан бирле актив хезмәттәшлек итә. 2020 елдан автоматик газ анализаторлары белән җиһазландырылган биш стационар посттан, шулай ук күчмә экологик посттан алынган мәгълүмат онлайн-режимда тапшырыла. Яңа имзаланган өстәмә килешү кысаларында Экология министрлыгының бердәм мониторинг системасына предприятиенең 2 яңа постыннан мәгълүматлар килә башлаячак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елда Экология министрлыгының атмосфера һавасының чисталыгын контрольдә тотуның 17 станциясе 4,3 миллионнан артык үлчәү башкарган. Бердәм мониторинг системасына шулай ук предприятиеләрнең һава чисталыгын контрольдә тотуның 12 постыннан мәгълүматлар килә – бу елына тагын 3,1 млн үлчәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International