Бүген Экология һәм табигать ресурсслары министрлыгының йомгаклау коллегиясе башланыр алдыннан күргәзмә узды, анда ведомствоның сынау проектлары һәм экология өлкәсендәге өр-яңа эшләнмәләр тәкъдим ителде.
«Эттон» компаниясе Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы заказы буенча эшләнгән Экология һәм табигатьтән файдалану тармагының цифрлы платформасын тәкъдим итте.
Платформа табигать ресурсларын комплекслы мониторинглау һәм алар белән идарә итү, әйләнә-тирә мохитнең торышын контрольдә тоту өчен каралган. Ул болытлы веб-сервис технологиясенә корылган, «Җир асты», «Күзәтчелек», «Экомониторинг» өч төп ярдәмче системасын һәм хисап документларын әзерләү, администрацияләү һәм карталар белән эшләү өчен берничә ярдәмче модульне үз эченә ала.
2024 елның ноябрендә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының «Эттон» дәүләт корпорациясе тарафыннан эшләнгән цифрлы платформа «Ышанычлы партнер - экология» Бөтенроссия конкурсында «Экологияне һәм табигатьтән файдалануны цифрлаштыру өлкәсендә иң яхшы проект» номинациясендә җиңүче дип танылды.
Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлегенә Экология министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган сынау проектларын тәкъдим иттеләр». Бу лачын-балобаннарны реинтродукцияләү проекты һәм «Ирекле агым» проекты. Исегезгә төшерәбез, 2023 елдан Татарстанда «Экология» (2025 елдан «Экологик иминлек») илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгыза башладылар.
Проект «СИБУР» компаниясенең «Яхшы эшләр формуласы» конкурсы грантына А.И.Щеповский исемендәге тирә-яктагы мохитне саклауга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Шулай ук 2023 елдан Татарстан Рәисе ярдәме белән елга һәм сулыкларның экологик торышын яхшыртуга юнәлдерелгән «Ирекле агым» проекты старт алды. 2024 елда проект кысаларында 30 агач өемнәре урыны сүтелгән, судан 2100 кубометр агач күтәрелгән, 320 капчыктан артык чүп-чар җыелган.
«Ирекле агым» проектын гамәлгә ашыруның 2 елында барлыгы 55 өем җимерелгән, елганың 35 чакрымы чистартылган, судан күтәрелгән агачның гомуми күләме 3800 кубометр тәшкил иткән.
Шулай ук күргәзмәдә «Казаноргсинтез» ГАҖ тарафыннан һава мохитен мониторинглау өчен уникаль мобиль ЭкоботЛаборант тәкъдим ителде. Экобот предприятие территориясендә һәм санитар-саклык зонасында контрольне гамәлгә ашыра, ул һава пробаларын алу өчен заманча газ анализаторлары белән җиһазландырылган.
Экобот һава торышын оператив рәвештә теркәргә ярдәм итеп кенә калмый, ә экологик мониторинг процессын төгәл, тиз һәм куркынычсыз да итә.