Арча районының Иске Чүриле балалар бакчасында кышлаучы кошларга багышланган экология дәресе узды. Балалар Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары белән бергә канатлы дуслар дөньясына чумдылар.
Балалар елның салкын вакытында кошлар тормышы турында белделәр, шулай ук табышмакларны чиштеләр һәм табигать турындагы сорауларга җавап бирделәр. Ә хәрәкәтчән уен алган белемнәрне практикада ныгытырга ярдәм итте.
Экодәрес азагында балалар бакча территориясендә җимлекләр элеп куйдылар, алар канатлы дусларын кыш буе сөендереп торачак.