Азнакайда Р.Ишкаев исемендәге шәһәр паркы кышкы шатлык һәм креатив үзәккә әверелде. Биредә инде традицион «Санифест-2025»фестивале узды.
Анда бөтен Татарстаннан 40 тан артык команда катнашты. Күпләр конкурска экологик яктан килеп, чана ясау өчен материалларны икенчел куллану принцибын кулланганнар. Быел Гран-прины Ирекле авылы клубына тапшырдылар. Алар «Дөнья күгәрчене» дип аталган гадәти булмаган чана ясаганнар.
Исегезгә төшерәбез, «Санифест» фестивале инде 10 елдан артык үткәрелә. Ул бөтен республика халкын берләштерә һәм шатлык, уңай хис-кичерешләр бүләк итә.