2024 елның 1 гыйнварыннан 17 АСКЗА тарафыннан 4,3 млн. артык үлчәү башкарылган, шул исәптән биш АСКЗА тарафыннан Казанда 1,3 млн. артык үлчәү башкарылган.
Агымдагы елның декабрендә республикада углерод оксиды һәм азот оксиды буенча рөхсәт ителә торган концентрациядән 18 артык очрак теркәлгән.
Казанда азот оксидының 1,35 ПДКм.р. тапкырлыгы белән 1 арту очрагы теркәлгән, аның сәбәбе – автотранспорт двигательләренең эшләве.
Түбән Кама шәһәрендә углерод оксидының максималь тапкырлыгы 2,06 ПДКм.р. булган артыклык очрагы теркәлгән. Углерод оксиды буенча артыклык сәбәбе булып станциягә якын гына урнашкан боз шугалагындагы кар җыю техникасының эшләве тора.
17 АСКЗА үлчәү белешмәләре on-line режимда Татарстан Республикасының Экологик картасы сайтында бар.
Бер үк вакытта, экологик-аналитик җиһазларны диагностикалау һәм ремонтлау сәбәпле, Татарстан Республикасының Экологик картасында АСКЗА үлчәүләре күрсәткечләре булмаска мөмкин, дип хәбәр итәбез.