Дәүләт инспекторлары бәләкәй табигать сөючеләр өчен «Кышлаучы кошлар» темасына мавыктыргыч дәрес үткәрделәр. Экодәрес Казанның «Звездный малыш» балалар бакчасында узды. Балалар кыш көне безнең белән нинди канатлы дуслар калуы турында белделәр, кошларны рәсемнәр буенча белдерләр һәм кызыклы видеоролик карадылар. Кошлар турында сөйләгәнне балалар бик кызыксынып тыңладылар! Бу искиткеч көн истәлегенә Экология министрлыгыннан һәркем раскраска алды. Мондый экологик дәресләр балаларда экологик грамоталылыкны арттыруга ярдәм итә, бу "Экология" илкүләм проекты максатларының берсе булып тора.