Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу проектын гамәлгә ашырды, Татарстан Республикасының биологик төрлелеген саклап калуга керткән зур шәхси өлеше өчен Казан федераль университеты профессоры, кафедра мөдире, Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Илгизәр Ильяс улы Рәхимов Экология министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
ТР яшь натуралистлары хәрәкәтен үстерү проектын гамәлгә ашырган, үсеп килүче буынның экологик культурасын формалаштыруга керткән зур шәхси өлеше өчен Россия география җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе урынбасары, Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Андрей Юрьевич Агарков Экология министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Казансу елгасы акваториясендә агач өемнәрен бетерү буенча «Ирекле агым» проектын гамәлгә ашырган, Татарстан Республикасы су объектларының экологик торышын яхшыртуга керткән зур шәхси өлеше өчен Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе, Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Дмитрий Авгутович Шиллер Экология министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, 23 декабрьдә Дмитрий Августович «Татарстан Республикасының Атказанган экологы» исеменә лаек булды. Бүләкне аңа Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды.
Барыгызны да бүләкләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!