«Фән, хакимият һәм бизнес арасында төзелгән диалог нәтиҗәсендә без Түбән Кама промузелы буенча шикаятьләр санының күп тапкырлар кимүен күрәбез»

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Журналистлар белән очрашуда экология министры Министрлыкның күп кенә экологик проектлар һәм программалар координаторы булуы турында сөйләде.  Экология министры ассызыклаганча, комплекслы караш, проблеманы структуралаштыру һәм сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен эзләү – Экология министрлыгының төп игътибары шунда. Ул соңгы берничә елга аналитика китерде. 2017 елдан Татарстанда ташландыклар күләме 657,6 мең тоннадан 427,2 мең тоннага кадәр, ә ташлау күләме 319,7 млн кубометрдан 199,3 млн кубометрга кадәр кимегән.

Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты әйләнештәге су белән тәэмин итү схемаларын керткән өчен чистартуның нәтиҗәлелеген арттыру, предприятиеләрнең һаваны саклау чараларын башкаруы, шулай ук ягулыкның һәм транспортның экологик чиста төрләренә күчү нәтиҗәсендә кими.

«Узган очрашуда мин 30 ел эчендә чыгарылган ташландыкларны 21,4% киметү турында сөйләдем. Быел инде бу күрсәткеч тулай төбәк продукты үсешен саклап калып, 24,1% җитә, дип әйтә алабыз», – дип билгеләп үтте экология министры. Пычранган агынты суларны агызу күләменең кимүе 30 ел эчендә 67,2% ка кимегән.

Бу Татарстан предприятиеләренең экологик юнәлешле булуы турында да сөйли, дип ассызыклады Александр Шадриков.  Экология министрлыгы on-line режимында хәзер атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр концентрациясе турында мәгълүматны безнең предприятиеләрнең 12 АСКЗА станциясеннән ала. Болар – «Нижнекамскнефтехим» ГАҖнең атмосфера һавасын контрольдә тотуның 5 автомат станциясе, «Татнефть» ГАҖнең атмосфера һавасын контрольдә тотуның 3 станциясе, «ТАНЕКО» АҖнең 1 станциясе, «ТАИФ-НК» АҖнең 2 станциясе һәм «Казаноргсинтез» ГАҖнең 1 станциясе. «Мондый ачыклык һәм экология мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт нәтиҗә бирде инде – нәтиҗәдә Түбән Кама, Әлмәт территорияләрендә артыклыкларның кимүен күрәбез.  Бу халыктан шикаятьләр санының кимүе белән дә раслана. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, 2018 елдан башлап Түбән Камада атмосфера һавасының пычрануына бәйле рәвештә гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр саны 2018 елдагы 583 шикаятьтән быел 18 мөрәҗәгатькә кадәр 32 тапкырга кимеде. Шунысы мөһим, безнең эре сәнәгать предприятиеләре иң заманча технологияләрне кертәләр. «Казаноргсинтез»да быел тест режимында экобот эшли башлады, ул өзлексез режимда һавада 14 матдә концентрациясен үлчи», – дип сөйләде Александр Шадриков.

Шул ук вакытта министр ассызыклаганча, 2024 елда хәл итеп булмаган авырту нокталары бар әле – бу Казанның төньяк өлешендә һава сыйфаты проблемасы. Бер ел эчендә шәһәрнең бу өлешендә яшәүчеләрдән Министрлыкка 535 мөрәҗәгать килгән. Казанның бу өлешендә урнаштырылган һава чисталыгын контрольдә тоту станцияләре тарафыннан 1252 арту очрагы теркәлгән. Аларның 99% ы – күкерт водороды буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International