Арча районының Курсави авылында Г.Тукай исемендәге күппрофильле лицейда экодәрес булды, анда икенче сыйныф укучылары Кызыл китап темасына үз проектларын якладылар. «Ярат, кадерлә, сакла» девизы астында узган дәрес яшь тикшеренүчеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде.
Укучылар үзләренең иҗади эшләрен: Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган хайваннар һәм үсемлекләр турында үз куллары белән ясалган кечкенә китапларны күрсәттеләр.
Дәрестә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгече Гөлнара Габдрахманова һәм ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторы Талия Хурамшина катнашты һәм аларның эшләренә бәя бирделәр.
Экодәрес яшь буынга экологик агартуга керткән өлеше өчен сыйныф җитәкчесенә истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хаты тапшыру белән тәмамланды.