Яңа ел чыршысы Экология министрлыгы хезмәткәрләренең балалары өчен үз утларын кабызды

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

Яңа ел – балалар өчен иң тылсымлы бәйрәм, алар аны ел буе көтеп ала һәм Кыш бабайга хатлар язалар, барлык әкият персонажларының булуына чын күңелдән ышаналар.  Күркәм гадәт буенча Министрлыкта хезмәткәрләрнең балалары өчен яңа ел иртәсе узды.

Яңа елны каршыларга 40 бала әти-әниләре һәм дуслары белән килгән иде. Министрлыкның төп залы тылсымлы илгә әверелде, анда Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкият геройлары балаларның күңелен күңелле уеннар, конкурслар, биюләр һәм җырлар белән ачтылар.

Балаларның барысында да истәлеккә, әлбәттә, яңа ел бүләкләре һәм бәйрәм фотосессиясе калды. Шундый якты һәм истә калырлык яңа ел бәйрәме хезмәткәрләрнең гаиләләре турында кайгырту һәм балаларга Яңа ел әкияте рухын бүләк итү өчен тагын бер яхшы ысул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International