Кыш – канатлы дусларыбыз өчен кырыс сынау. Хәзер бөтен ил буйлап салкыннарны кичерергә ярдәм итү өчен «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе уза.
Чистай балалар поликлиникасы хезмәткәрләре дщ яшь пациентлар һәм аларның әти-әниләре белән бергә читтә калмады! Алар үз куллары белән җимлекләр ясап, аларны поликлиника территориясендә элеп куйдылар.
«Бу акция – әйбәт экологик инициатива, ул безгә кошлар турында иң катлаулы вакытта кайгыртырга ярдәм итә, канатлы дусларыбызга җылылык һәм яхшылык атмосферасы тудыра, шулай ук балаларда экологик культура формалаштыруга ярдәм итә. Йөргән вакытта балалар җимлекләргә очып килгән кошларны рәхәтләнеп күзәтәләр, аларның үз-үзләрен тотышларын өйрәнәләр», – дип билгеләп үтте Чистай балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гаврилова.
Хәзер кышлаучы канатлы кошлар каты салкыннарда ярдәмгә өмет итә ала!