«Байгыш» балалар бакчасы нәниләре диңгез тереклеге тормышы турында белде

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Үзәк идарә инспекторлары Биектауның «Байгыш» балалар бакчасында экология дәресе үткәрделәр. 

Балалар диңгез атмосферасына бик шатланып чумдылар! Ачык иллюстрацияләр һәм танып белү видеороликлары ярдәмендә балалар балыкларның, дельфиннарның һәм китларның ничек яшәвен күрделәр. Ә соңыннан иксез-чиксез диңгез дөньясы турындагы табышмакларны чишә башладылар. 

Экодәрес азагында нәниләр бүләккә «Экология мәктәбе» буяулы китапларын алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International