Хөрмәтле җир асты байлыкларыннан файдаланучылар! Хисап бирү вакытын күрми калмагыз!

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Экология министрлыгы 2024 ел өчен геологик һәм дәүләт хисаплылыгын вакытында тапшыру кирәклеге турында искә төшерә.

Барлык мәгълүматны җир асты байлыкларыннан файдаланучының шәхси кабинеты аша 15 февральгә кадәр әлеге  сылтама буенча йөкләргә мөмкин: https://lk.rosnedra.gov.ru/subsoil/

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 25 гыйнварына кадәр «Эчәргә яраклы һәм техник җир асты суларын чыгарганда җир асты байлыкларыннан файдалану шартларының үтәлеше турында белешмәләр» № 4-ЛС һәм «Каты файдалы казылмалар чыгарганда җир асты байлыкларыннан файдалану шартларының үтәлеше турында белешмәләр» № 2-ЛС формалары буенча статистик хисаплар тапшырырга кирәк. 2025 елның 5 февраленә кадәр «Каты файдалы казылмалар запасларының торышы һәм үзгәрүе турында белешмәләр» 5-гр номерлы дәүләт статистик хисабын тапшырырга кирәк.

Сезгә уңайлы булсын өчен, Экология министрлыгы сайтында да Җир асты байлыкларыннан файдаланучы белешмәлеге, №4-ЛС формасы буенча статистик хисаплылыкны тутыру һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталында оешманың шәхси кабинетын булдыру буенча аңлатма урнаштырылган. Файлларны йөкләү өчен сылтама: https://eco.tatarstan.ru/informatsiya-dlya-munitsipalitetov-i.htm 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International