Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең яңа башлыгы билгеләнде

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә яңа җитәкче билгеләнүе турында хәбәр итә. Бу вазыйфага министр боерыгы белән 2024 елның 16 декабреннән Нәбиуллин Илдар Фәнил улы билгеләнде.
Илдар Фәнил улы әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә шактый тәҗрибәгә ия. Ул Әлмәт районында уңышлы хезмәт куйды, бүлек җитәкчесеннән алып Экология һәм төзекләндерү департаменты директорына кадәр юл үтте. 2024 елның июлендә Илдар Фәнил улы Әлмәт районы үсеш департаменты МАУ директоры урынбасары вазыйфасына күчә, анда да төбәк үсешенә сизелерлек өлеш кертә. Илдар Фәнил улы өйләнгән, өч бала тәрбияли.

Илдар Фәнил улын Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә башлыгы итеп билгеләү – Министрлыкның кадрлар потенциалын ныгытуда мөһим адым. Аның тәҗрибәсе һәм белемнәре регионда әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү буенча бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Илдар Фәнил улына яңа вазыйфасында уңышлар тели!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International