Нәниләр Кама буе идарәсе инспекторлары белән бергә табигатьнең тылсымлы дөньясына чумдылар. Экологлар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләп, балаларны Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган хайван һәм үсемлек төрләре белән таныштырдылар.
Алган белемнәрне ныгытырга мавыктыргыч уеннар ярдәм итте. Бәләкәй табигать сакчылары агачларның исемнәрен яфракларына карап бик теләп таныдылар, урманда йөрүләре турында уртаклаштылар һәм әйләнә-тирә дөньяны саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр.
Экодәрес азагында инспекторлар нәниләргә Экология министрлыгыннан буяулы китаплар бүләк иттеләр.