Азнакай районында экологлар кисәтүе буенча чүплекне бетерделәр

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Ик буе идарәсе инспекторлары күчмә тикшерү барышында Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә  Татарстан урамында көнкүреш калдыклары җыелганын ачыкладылар.

Чүплекнең гомуми мәйданы – 140 кв.м, күләме – 35 куб.м.  

Азнакай районы Актүбә торак пункты башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмаска һәм бозуны бетерергә кирәклеге турында кисәтү җибәрелде. Бүгенге көндә чүплек урыны тәртипкә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International