«Яшел зачет»ыңны тапшыр! Экология министрлыгы экологик белемнәрне сынап карарга чакыра!

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

2024 елның 15 декабренә кадәр теләге булган һәркем «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән ел саен үткәрелә торган «Яшел Зачет» экологик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләү Бөтенроссия конкурсының беренче этабында катнаша ала.

Проектның төп максатлары – экология тематикасын популярлаштыру һәм мәктәп укучылары һәм студентлар арасында әйләнә-тирә мохиткә тотрыклы кызыксыну дәрәҗәсен арттыру, шулай ук укучыларның һөнәри юнәлешенә ярдәм итү.
Конкурс 2 этапта үткәрелә: онлайн-тест форматында сайлап алу этабы һәм йомгаклаучы олимпиада этабы.
Конкурсның беренче этабы 18 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр бара. 15 декабрьгә кадәр һәр 8-11 сыйныф укучысына яисә профильле юнәлештәге студентка үз көчен сынап карау һәм биология, химия, география, экология буенча  Д.И.Менделеев исемендәге РХТУ һәм Серго Орджоникидзе исемендәге Россия дәүләт геология-разведка университеты тарафыннан эшләнгән сорауларга җавап бирү мөмкинлеге бирелә.

Иң күп балл җыйган катнашучылар икенче этапка уза, ул 2025 елның февралендә узачак. Конкурска нәтиҗәләр март аенда ясалачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат «Яшел Зачет»ның рәсми сайтында: https://зеленыйзачет.рф/

Конкурсны оештыручылар: «КОМПАС» экологик инициативаларга ярдәм итү һәм аларны үстерү фонды, «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО, «Д.И.Менделеев исемендәге РХТУ», Серго Орджоникидзе исемендәге Россия дәүләт геология-разведка университеты.

Ел саен үткәрелә торган «Яшел Зачет» Бөтенроссия экологик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләү конкурсында 50 меңнән артык кеше катнашкан инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International